Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә 25 нче гимназиядән һәм 21 нче мәктәптән 5 нче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды. Педагог ролендә бүген ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова чыгыш ясады.

Гүзәл Ислам кызы укучыларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды. Акт язмаларында урын алган гаиләләр елъязмасы балаларда зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, дәрес уен биремнәренә бай булды һәм интерактив формада узды.

Кечкенә кунакларның бәхетле киләчәк төшенчәсе «гаилә» сүзе белән нык бәйләнгән икәнен аңлаганнар дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International