ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга

15 май-Халыкара гаилә көне алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кадиров Рәфхәт Гарипович һәм Рәшидә Мингалеевнаны 60 ел бергә тормыш иткэн юбилейлары, бриллиант туйлары белән котладылар.

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә бертуган игезәкләрен Туйкиннар Михаил һәм Дмитрийның тантаналы рәвештә чыгару булды.

Гаилә көне алдыннан 13 нче май көнне Саба мәдәният йортында “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Күз нурларым” спектаклен куйды.

2022 елның 13 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклы кысаларында Әхмәтҗановлар гаиләсенең якут туйлары тантанасы узды.

Балалар хастаханәсендә оештырылган  дәресләрдә булачак әниләрне яңа туган балаларын карарга, тәрбияләргә өйрәтү белән генә чикләнмиләр. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре аларга бала туу белән бәйле булган хокукый мәсьәләләр буенча да киңәшләр бирәләр.

Яңа туган баланың дөньяга аваз салуыннан да зур могҗиза бар микән? Бу гаилә өчен иң мөһим, иң көтеп алган вакыйга.

2022 елның 13 маенда Халыкара гаилә көне алдыннан Балык Бистәсенең «Дельфин» спорт комплексында Балык Бистәсе районының гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Анда 5 гаилә катнашты.

2022 нче елның 13 нче маенда Күки авылында «Демография» темасына түгәрәк өстәл узды. Гаилә төзү, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, туучылар саны кимү, никахлар саны кимү, аерылышучылар саны арту проблемалары игътибар үзәгендә булды.

13 нче май көнне Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары булды.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач ГХАТ бүлеге «Минем гаилә гербы» рәсем конкурсы игълан иткен иде. Бәйгегә бик күп кызыклы, эчтәлекле рәсемнәр кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International