Галиуллиннар гаиләсенең гаилә стажы уннарча еллар белән исәпләнә. Бүген алар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Наил Галиәхмәт улы һәм Тәнзилә Ахунҗан кызы дус һәм тату гаиләдә гүзәл ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Ирле-хатынлы Галиуллиннар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышладылар, ирешкән уңышлары өчен күп кенә бүләкләргә лаек булганнар. Юбилярларның тату гаилә сере, аларның шатлыкларны һәм сынауларны бергә үтүләре белән бәхетле. Алар яңа тормыш башлаучы яшь гаиләләр өчен һичшиксез үрнәк булып торалар.