Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре «Музейлар төне» акциясендә катнаштылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее 2012нче елдан бирле халыкара «Музейлар төне» акциясендә катнаша. Быел «Музейлар төне» үзенчәлекле булды һәм «Безнең адрес – Советлар Союзы» дигән исем белән узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре совет вакыты көнкүререше кирәк-яраклары күргәзмәсендә булдылар. Чыршы уенчыклары, маскарад костюмнары, китаплар, пластинкалар барыбызга да балачагыбызны искә төшерделәр. Гадилеге белән матур булган экспонатлар җирсү хисе уяттылар һәм үткәннәргә кайтарган кебек иттеләр.

Бөек Ватан сугышына багышланган залда казылмалар вакында эзләнүләр алып баручылар тапкан сугыш вакыты әйберләре күрсәтелгән иде. Кызыл Чапчак шәһәрлеге табылдыклары, күптән үлеп беткән хайваннарның калдыклары безнең хезмәткәрләрне шактый гаҗәпләндерделәр.

Туган ягыбызның тарихы һәм байлыгы һичшиксез игътибарга лаек. Музей хезмәткәрләренә үткәннәргә экскурсия ясаганнары өчен рәхмәтлебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International