ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга

Гаилә – ул дөньяда яшәуче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаиләдә генә бәхетле сабыйлар туа һәм гомер буе әти – әни назын тоеп яши.

13 майда, Халыкара гаилә көне алдыннан, «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Роберт һәм Мәдинә Хәйруллиннарны, Марсель һәм Фәйрүзә Хаҗиевларны алтын туйлары белән котлады.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Ольга белән Михаил Осиповның никахларын теркәү тантанасы булды.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклы  башланды. Укытучы-гаилә белгече Гурьянова Светлана Анатолий кызы 27нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Халыкара гаилә көненә  социаль челтәрләрдә «Минем яраткан гаиләм» дигән акция игълан итте.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 9 маенда яшь Владислав һәм Арина гаиләсендә уллары-Илья туа.

Илья исеме – "Минем Аллам - Ходай" дигәнне аңлата, шулай ук «динле» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.


10
май, 2022 ел
сишәмбе

Корчагиннар Виталий Алексей улына һәм Наталья Николай кызына "28 апрель" гаилә өчен бәхетле дата. Виталийның туган көнендә Наталья улы Русланны бүләк итте. Ә нәкъ 4 ел элек шул ук көнне гаиләдә беренче бала Тимур туды.


9
май, 2022 ел
дүшәмбе

9 май көнне Яр Чаллы шәһәрендә, «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында, Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Парад узды. Парадта ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм хезмәткәрләр актив катнаштылар.

Күп еллар дәвамында Җиңү Көне илебезнең барлык гражданнары өчен иң изге бәйрәме булып тора. Бу көнне илебез халкы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңде. Бу Җиңү совет халкына бик кыйммәткә төште, бу куркыныч сугышта 20 миллионнан артык кеше һәлак булды, һәр гаиләдә искә алырдай кешеләр бар...

Быел пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясе гадәти форматта узды. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре меңләгән түбәнкамалылар белән беррәттән үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан яки сугыш елларында тылда хезмәт иткән әби-бабаларының, туганнарының фотографияләрен күтәреп бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International