18 май көнне район мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарага 50 һәм аннан да күбрәк яшәүче гаилә парлары чакырылган иде һәм «Нык гаилә» проектын тормышка ашыруга йомгак ясалды.
Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова, мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов гаилә парларын юбилейлары белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Районның иң актив, иҗади һәм спорт гаиләләренә Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды.