Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко Казан инновацион университетының юридик факультетының 2 нче курс укучылары белән «Гаилә һәм никах» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Катнашучыларны Бөгелмә районында никахлашу-гаилә мөнәсәбәтләре статистикасы белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән төрле дини конфессия вәкилләренең һәм юристның Антон Каримов никахка керү, аерылышу сәбәпләре турындагы сорауларга карашларын тыңладылар.
Кризис үзәге психологы Ландыш Хасанова катнашучыларга гаиләдәге низагларны ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләде. Очрашуда никах төзегәндә барлыкка килгән бурычлар, никах контрактының нәрсә икәнлеге, гражданлык никахының уңай һәм тискәре яклары турында сораулар күтәрелде.