Тату гаилә - уңыш нигезе

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан Балалар иҗат үзәге базасында «Гаилә һәм юл хәрәкәте иминлеге өчен» дигән район гаилә конкурсы узды. Ярышларда Ютазы муниципаль районының төрле мәктәпләреннән гаилә командалары катнашты.

Чарада мәртәбәле кунаклар сыйфатында мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Резедә Игнатьева катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле бүләкләр алдылар. Әмма иң мөһиме-бергә уздырылган вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International