20 май көнне Никахлашу сараенда зөбәрҗәт һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы узды. Гаилә парларын Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирзянов, шулай ук юбилярларның балалары, оныклары һәм хезмәттәшләре җылы котлады.