Химиклар көне алдыннан шәһәребездә бик күп матур тантаналы чаралар уза. «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте үзенең төп продукциясен чыгарудан башка яшь йөрәкләрне кавыштыруы белән дә данлыклы.
Антон белән Марина да шәһәребеәнең алдынгы предприятиясендә танышып гаилә корганнар. Дүрт ел элек беренче балалары - кызлары Марьяна дөньяга килгән, хәзер гаиләләре тагын да тулыланды. Яңа туган улларына алар Демид дип исем кушканнар. Бу исем тәрҗемәдә “илаһи уй” дигәнне аңлата.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Лашмановлар гаиләсенә тантаналы рәвештә балаларының беренче документы - туу турында таныклык белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.
Гаиләне уллары туу белән «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыяте исесеменнән 1141нче цехның профсоюз комитеты рәисе Азат Вәлишин тәбрикләде.