«Казан» Гаилә үзәгендә Артемьевларның «алтын» юбилейлары узды

2022 елның 20 мае, җомга

Артемьевларның туе 1972 елның 20 маенда була. Нәкъ менә шушы истәлекле көндә, илле ел элек тормыш корып яши башлыйлар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары бар.

Василий Алексеевич хезмәт эшчәнлеген механик булып башлый, ә аннары пенсиягә чыкканчы «Матюшинский» совхозында хуҗалык эшчәнлеге буенча директор урынбасары булып эшли. Күпьеллык хезмәте өчен мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнә. Иң мөһим бүләкләрнең берсе – Татарстан Республикасы Мактау грамотасы. Василий Алексеевичка Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә.

Екатерина Константиновна җәнлек үрчетүче булып эшләгән, аннары авыл мәдәният йорты хезмәткәре булган. 1977 елдан башлап авыл Советы депутаты итеп сайлана һәм пенсиягә чыкканчы 30 ел дәвамында Орловка авыл җирлеге секретаре, Рәис урынбасары вазыйфаларын башкара.

Юбилярлар бакчачылык һәм яшелчәчелек белән актив шөгыльләнәләр. Кечкенә генә ярдәмче хуҗалыклары бар, кәҗә, йорт куяны асрыйлар.

Гаилә озынлыгының сере – бер-береңә, балаларга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәхәббәт, үзара ярдәмчеллек, бер-береңә хөрмәт һәм җаваплылык.

Казан шәһәре ГХАТ идарәсе исеменнән юбилярларга алтын юбилейны бәйрәм итү турында таныклык тапшырылды. Тантаналы шартларда Артемьевлар «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International