2022 елның 20 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре «Эшкә – велосипедта» дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Эшкә велосипед белән килү машинада яки җәмәгатъ транспортында барудан бер дә авыр түгел булып чыкты. Моның өчен аерым әзерләнү дә кирәк түгел.
Экологияне саклаудан башка велосипедта йөрүнең тагын бер бәхәссез өстенлеге бар – бу эшне башлап җибәргәнче бик яхшы тәнне яздырып алу булып тора, чөнки иртән зарядка ясарга барыбыз да җитешмибез.
Шәһәр буйлап ачылган энергетик нокталарда волонтерлар укуга яки эшкә велосипедта баручыларга җиләк-җимешләр һәм кечкенә истәлекле бүләкләр өләшүе барсының да күңелен тагын да күтәрде.