2022 елның 20 май аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 700 бала туу турында акт теркәлде. 18 май көнне Карамиев Рустам Наиль улы һәм Гульназ Гамиль кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Артур исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!