2022 елның 20 июнендә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәкләр теркәлде. Агымдагы елда икенчеләре. 14 июнь көнне Бөреле җәнлек совхозы поселогыннан Цветков Максим һәм Алия гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – кызлары туды.
Аксубай районының Яңа Ибрай авылында традиция буенча алтын, зөбәрҗәт, бриллиант гаилә парларын һәм авылның иң өлкән кешеләрен котладылар. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге исеменнән юбилярларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Һәр шимбә сәгать 12дә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда булачак парлар өчен инструктаж уза. Чираттагы очрашу 18нче июнь көнне булды. Кияүләр һәм кәләшләр өчен маскалар кию режимының туктатылып торуы яхшы хәбәр булды.
2022 елның 17 июнендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2022 ел башыннан бирле туган 3нче игезәк пар бала теркәлде. Елена Александровна һәм Дмитрий Александрович Шакур гаиләсендә ике ул – Мирон һәм Леон туды. Сабыйлар дөньяга 9 июньдә өч минут аерма белән туды.
Никахлашу тантанасы «Казан» гаилә үзәгендә узды. Мөхетдиновлар гаиләсен чын күңелдән әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз, аларның гаилә тормышы һәрчак мәхәббәт, җылылык һәм тугрылык белән тулы булуын телибез.
16 июнь көнне Алексеевск ГХАТ бүлегендә, Биләр авылында яшәүче Николай һәм Анастасия Романовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга, бишенче бала тууын теркәделәр. Кыз балага бәхетле әти-әни матур исем «Вероника» исеме кушты.
1972нче елның 16нчы июнендә Маркел Петр улы һәм Нәфисә Фазыл кызы Юзмановлар никахларын теркәгәннәр, ә бүген алар инде алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 2022нче елның 500нче пары мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. Динар һәм Алсу Мөбәрәкшиннарның никах теркәү акт язуы юбилейлы булды.
Бөтен гаилә тормышы дәвамында күп төрле вакыйгалар була, якты мизгелләр була, моңсу да була, иң мөһиме-кеше табу, икенче яртысын табу, аның белән бөтен шатлыкларны танып, бу тормышның барлык авырлыкларын җиңеп чыга аласың. Юбилярлар үз мәхәббәтләрен намус белән саклап калдылар, бер-берсенә тугрылыклы булып, матур буын үстерделәр.
2022 елның 16 июнендә «Казан» Гаилә үзәгендә Шароновлар гаиләсенең «алтын» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Юбилярларның тормыш юлы бәхет һәм шатлык белән генә сугарылмаган, алар барлык сынауларны һәм кыенлыкларны узганнар, әмма бер-берсенә тугрылыкны саклап калганнар һәм лаеклы балалар үстергәннәр.