Баулы район ГХАТ бүлегендә 2021 елның алты аенда 66 туу турында акт теркәлде

2022 елның 3 июле, якшәмбе

6 ай эчендә  31 малай һәм  35кыз туган, шул исәптән 15 – беренчеләр,  22– икенче балалар, 21 – өченче, 8 – гаиләдә дүртенче бала туды. Ике пар игезәкләр дөньяга килде.

Ярты еллыкның иң популяр исемнәре Гадел, Тимур, Амелия, Эмилия, Камилла булды. Ә иң сирәк исемнәр-Миран, Доминик, Эмрон, Тим, Леонард, Исмира, Арсения, Эльмира, Лина, Мия.

Иң яшь әтинең яше 23 яшь, иң олысы 58 яшь. Иң яшь әнигә 21 яшь, ә иң олысына – 43 яшь.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ГХАТ бүлегендә 46 никах теркәү акты төзелде. Иң яшь кияүгә – 20, кәләшкә 16 яшь. Ә иң олы кияүгә 73 яшь, ә кәләшкә 55 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International