4 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Мансур һәм Сәрия Гыймадиевларны Тимер туйлары белән котлады. Юбилярларга муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары һәм якыннары изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.