Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә ел саен үткәрелә торган «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль бәйгесенә йомгак ясалды.
Компетентлы жюри, бәйгегә тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан, 5 җиңүче гаиләне билгеләде. Алар Россия иҗтимагый бүләгенә – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек дип табылдылар. Медальләрне тапшыру тантанасы 2022 елның 8 июлендә «Түбән Кама – гаилә бәхете территориясе» шәһәр фестивалендә узды. Бәйгедә җиңүче гаиләләрнең фотосүрәтләре билбордларда һәм видеоэкраннарда урнаштырылды.