Актаныш муниципаль районында югары дәрәҗәдә барлык район халкы катнашында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык“ көне үткәрелде

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә пар балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 17.30 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды. Кичәнең төп кунаклары Киров авылында яшәүче Сабитова Венера Равис кызы һәм Сабитов Алмас Шәйдулла улы, Иске Айман авылыннан Мәҗитов Мулланур Локман улы һәм Мәҗитова Тәхия Тимер кызы булдылар. Тату гаилә – бәхетле гаилә, дигән әйтем бар, хак сүзләр. Бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү, бер береңә юл бирә белү генә тату һәм бөтен итә.

Иске Айман авылында яшәүче Тәхия һәм Мулланур Мәҗитовлар шундый гаиләләрнең берсе. Тормыш коруларына быел 44 ел. Мәҗитовлар яшәүнең мәгънәсен ,тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшиләр.Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти һәм әни, оныкларының кадерле дәү әти, дәү әнисе, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишкә, хөрмәт казанган киң күңелле чын кешеләр. Мулланур абый 1975-2004 елларда Иске Айман төп белем бирү мәктәбенең химия, биология фәннәрен укыта. Ул Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Актаныш районының хөрмәтле гражданины, башка бик күп бүләкләргә ия.Тәхия апа 1975-2005 елларда Иске Айман төп белем бирү мәктәбенең физика, черчение, химия фәннәрен укытты һәм лаеклы ялга чыкты. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җиренә күз салу да җитә. Аларның бакчаларына кайчан килеп кермә, әкияти дөньяга килеп кергәндәй буласың.

Сабитовлар гаиләсе Киров совхозында яши. Алмас Шәйдулла улы һәм Венера Рәвис кызы 35 ел бергә гомер итәләр һәм 13 бала тәрбиялиләр, шуларның 8е тәрбиягә алынган балалар. Сабитовлар гаиләсе районның һәм республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Сабитова Венера Рәвис кызы - «Ышаныч» клубының иҗтимагый лидеры. Тәрбиягә алынучы балаларның ата-аналары очен оештырылган «Йөрәкләр бердәмлеге» республика фестиваленең «Иң яхшы гаилә остаханәсе» номинациясендә җиңүче (2017 ел), Татарстан Гаиләләре фестиваленең «Гаилә тарихлары» номинациясендә лауреат (2021 ел), «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итү үзәге «ДБУ зона конкурсының «Иң күңелле видеоролик» номинациясендә җиңүче (2021 ел), «Ел хатын-кызы» республика конкурсының "Хатын-кыз-ана" номинациясендә зона туры җиңүчесе (2021 ел). Сабитов Алмас Шәйдулла улы - тәрбиягә алынучы балаларның ата-аналары өчен оештырылган фестивальдә «Иң яхшы гаилә остаханәсе» номинациясендә җиңүче (2017 ел), «Гаилә тарихы» номинациясендә Татарстан Гаиләләре фестиваленең «Гаилә тарихы» номинациясендә лауреат (2021 ел), Татарстан Республикасы «Без бергә» төбәк иҗтимагый оешмасы «Минем һөнәрем - ата-ана» проекты кысаларында Татарстан Республикасының тәрбиягә алынучы балаларның ата-аналарының I республика слетында катнашучы (2018 ел). Венера Рәвис кызы һәм Алмас Шәйдулла улы ятим балаларга үз җылыларын бирәләр, балаларга карата ата-ана мәхәббәтен җиткерә беләләр. Күп балалы гаиләдә кечкенәдән мәрхәмәтле булу, бер-берсенә карата ярдәмләшү, бердәм булу һәм үз максатыңа ирешү тәрбияләнә. Сабитовлар гаиләсенең уңышы - бердәмлек һәм уртак иҗат.

Әлеге парларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медален район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зарипов Л.Р. тапшырды хәм узенең изге теләкләрен җиткерде.

Чарада 50, 55, 60 ел бергә яшәгән 14 парга район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International