Алтын юбилярларга — Биектау авылыннан Виль Сабир улы һәм Венера Заһидулла кызы Миндубаевларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина тапшырды. Тантана Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү алдыннан узды, аның кысаларында Татарстанның 70 атказанган гаиләсе шундый медальләр белән бүләкләнәчәк. Бу чарада Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ф. Хисаметдинов катнашты һәм юбилярларны котлады.