ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 15 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Равиловлар гаиләсен котладылар. Ленар Ринат улы һәм Эльвира Басыйр кызы 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия көненә багышланган чараны башлап Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова яшьләрне гражданча бәлигъ булулары белән тәбрикләде һәм безнең бөек ватаныбызның хөрмәткә лаеклы гражданнары булуларын теләде.

2022 нче елның 15 нче июнендә Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегеннән Максимовлар гаиләсе Петр улы Александр һәм Валентин кызы Альбина район Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Альберт һәм Гөлгенә Солтановлар Түбән Кама шәһәрендә танышканнар һәм гаилә корганнар, кызлары Алинә белән Альбина да шушында туып үскән. Һәзер алар көтеп алган оныкларын – Кәримне үстерергә ярдәм итәләр, оныклары да әби-бабасын нык ярата.


13
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны  Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр.


12
июнь, 2022 ел
якшәмбе

11 июнь көнне Алексеевск районында милли бәйрәм Сабантуе узды, бәйрәмдә яшь парлар да катнашты. Традиция буенча ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мәйданда яшь парларның парадын оештырдылар.

Дуслар! Сезне Россия көне белән котлыйбыз! Безнең илебезгә гөрләп, чәчәк атып алга барырга, хәзерге кебек күәтле һәм бөек булырга телибез!


11
июнь, 2022 ел
шимбә

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Россия көненә багышланган бөтен Россия буенча уза торган «Окна России» акциясендә катнаштылар.

10 июньдә, Россия көне һәм милли бәйрәмебез-Сабантуй бәйрәме алдыннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Зөлфәт һәм Нәфисә Хамматовларны, Акмурад һәм Кәдрия Бәйрәмовларны Алтын туйлары белән котлады.

Алексеевский ГХАТ бүлегендә 10 июнь, Россия коне алдыннан биш пар кавышты. ГХАТ бүлеге мөдире Бакеева Галина Валерьевна, яшьләрне шундый шатлыклы һәм бәхетле көннәре белән котлады, аларга язылышу таныклыгы һәм илебезнең символикасы триколор тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International