Бөгелмә районында эш нәтиҗәләре

2022 елның 2 июле, шимбә

Бөгелмә районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 6 ай эчендә 358 сабый, шул исәптән өч игезәк бала туу теркәлде. Шуларның 173е малай һәм 185е кыз.

Беренче балалар 127 гаиләдә, 135 гаиләдә икенче бала туа. Беренче тапкыр күпбалалы гаилә статусын 71 гаилә алды. Дүртенче, бишенче һәм алтынчы балалар 25 гаиләдә дөньяга килгән.

Июнь аенда иң зур сабыйның гәүдә авырлыгы 4450г, ә иң кечкенә сабый авырлыгы 1318г. Иң өлкән әтигә 45 яшь, иң кечкенәсенә 24 яшь. Иң олы әнигә 41 яшь, иң яшь әнигә 18 яшь.

Июнь аенда иң популяр ир-ат исеме Әмир, кызларныкы – Әминә. Иң гадәти булмаган ир-ат исемнәре Баграт һәм Таир, кызларныкы – Илона.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International