Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 13 туу турында акт теркәлде

2022 елның 1 июле, җомга

Туган балаларның 5 – малайлар, 8 – кызлар. 3 бала гаиләдә беренче булып, 3 – икенче, 6 – өченче, 1 – дүртенче булып туды. Июнь аенда бу елның икенче пар игезәкләре дөньяга килде.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, июнь аенда Абдуллах, Адель, Леонард, Тим, Эмин, Алиса, Арсения, Диана, Ева, Камилла, Элина, Ясмина дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага 22 һәм иң яшь әтигә 28 яшь,  иң өлкән анага 43 һәм иң өлкән әтигә 48 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 14 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 23 яшь, иң олы кияүгә – 73 , ә кәләшкә – 66 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International