"Уяв" бәйрәмендә алтын юбилярларны котлау

2022 елның 2 июле, шимбә

2022 елның 2 июлендә Алексеевск районының Чуваш Майнасы авылында чуваш халык бәйрәме «Уяв» уздырылды, шушы күркәм бәйрәмдә Никифоровлар Вячеслав Степанович һәм Людмила Павловна гаиләсенең алтын туйларын билгеләп уттеләр.

Вячеслав Степанович 50 ел Чуваш Майнасы авылында җәен- комбайнда, кышын- тракторда эшләгән. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исемен йөртә.

Людмила Павловна 43 ел авыл мәдәният клубын җитәкләгән, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен йөртә.

Никифоровлар гаиләсе- балаларына гына түгел, авылдашларына һәм районыбыз кешеләренә дә үрнәк булып тора. Бу гаиләдә бер- береңне хөрмәт итү һәм кайгырту, гади сүзләр генә түгел, ә яшәү рәвеше булып тора.

Юбилярларны Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Гайнуллин котлады һәм район башлыгы Сергей Демидов исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International