2022 елның 6 ае эчендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 64 бала туу теркәлде. Шул ук вакытта 41 малай, 23 кыз бала туды. Үз балаларына ата-ана сайлаган уникаль исемнәр – Сәлих, Айзат, Ризат, Мия, Сәвдия, Элия. Иң популяр исемнәр- Алексей, Даниил, Арсений, Полина, София.
Балаларның гомуми саныннан чыгып – 22 бала гаиләдә беренче бала булып, 20 бала – икенче бала, 12 бала- өченче, 10 бала- дүртенче һәм аннан да күбрәк булып туды.
2022 ел башыннан, районыбызда 28 пар үз гаиләләрен кордылар. Ир-атлар арасында язылышкан никахлар саны буенча 22 яшьтән алып 33 яшькә кадәрге яшь төркеме алда бала, хатын-кызлар арасында 20 яшьтән 30 яшькә кадәр.