Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 258 туу турында таныклык тапшырылды. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 12гә кимрәк. Ул вакытта 270 туу турында таныклык бирелде.
Яңа туган чистайлылар арасында өстенлекне малайлар алып тора – 123 кыз һәм 135 малай туган.
76 гаиләдә беренче бала, 93ендә икенче бала туды, ә менә өченче бала туу белән 69 гаилә күп балалы гаилә статусын алды. Тагын 20 гаиләдә дүртенче, бишенче һәм хәтта алтынчы бала туды.
Ата – аналар үз балалары өчен сайлаган танылган исемнәр арасында - Артем, Марк, Мирон, Артур, Михаил, Василиса, Ясминә, Анна, Арина, Әминә, Кира, Виктория санала. Бүгенге көн өчен сирәк очрый торган исемнәр дә, гадәти булмаган исемнәр дә бар. Малайлар арасында Ким, Алдияр, Адил, Саламон, Алмас, ә кызлар арасында – Инесса, Зифа, Ифора, Махина, Оливия, Шахадат.
«Кеше туганда нинди исем алачак, шул рәвешле аның юлы да булачак», – дигән сүз юкка гына барлыкка килмәде. Исем - мәгълүмат коды, ул күбесенчә кешенең холкын һәм язмышын билгели. Исемдә кеше турында мөһим мәгълүмат яшеренгән. Хәтта галимнәр дә бер исемдә йөртүчеләр арасында охшашлыкны күптән ачыклаган инде. Характеры, үз-үзеңне тоту линиясе, язмыш, ә кайчагында тышкы мәгълүматлар да исеме белән билгеләнә. Әле иртә яшьтә үк кеше алган исемнең характеристикалары буенча «Мин» не аңлы рәвештә формалаштыра башлый. Һәр яңа туган чистайлыга озын гомер телибез, сабыйлар сау-сәламәт, матур булып үссеннәр, әти-әниләрен куандырсыннар, әби-бабайларын күңелле итсеннәр.