Бөгелмә районында игезәк балалар

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

2022 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2022 елның 4нче игезәге теркәлде.

Ике могҗиза-ике матур малай туу Макаревскийларлар Евгений һәм Кристина гаиләсендә булды. 29 июньдә бер минут аерма белән яңа туган сабыйлар дөньяга килде. Малайларны матур исемнәр белән - Матвей һәм Тимофей дип атадылар. Беренче документларны – туу турында таныклыкларны, истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырганда, ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнине чын күңелдән игезәкләр туу белән котладылар, гаиләгә иминлек, бәхет һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International