2023 елның 1 октябрендә район мәдәният йортында Халыкара игелек һәм хөрмәт көнендә Балык Бистәсе районының өлкән буынын котладылар. Чарада бергә яшәүчеләрнең гаилә тормышы юбилярларын: 60 яшьлек Бакировлар Габдрахим Сәхибетдин улы һәм Муршида Шаһиәхмәт кызын, 50 яшьлек Галимовлар Солтангарай Габдулла улы һәм Анастасия Петровнаны тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр.
Быел 1 октябрь бәйрәме Мамадыш районы Отарка авыл җирлегендә гөмер итүче Андрияновлар өчен аеруча сөенечле. Бу аларның бергә каршы алган 50-нче көзләре! Иң мөһиме, бу ярты гасырлык гаилә тормышы алкышларга һәм иң югары мактауга лаек.
Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.
Өлкәннәр көнендә, 1 октябрьдә, Алексеевск районында мәхәббәтләре 50 ел дәвам иткән өч гаилә парын хөрмәтләделәр. Алар-Кыр Шонталысы авылыннан Галиевлар Сәгыйт Фоат улы һәм Язилә Сөләйман кызы, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсеннән Толпегиннар Александр Павлович һәм Надежда Яковлевна, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсеннән Назыровлар Харис Мингали улы һәм Гөлфирә Тәлгать кызы гаиләсе.
Күп еллар алар бер-берсенә язмышы белән билгеләнгән ике иң якын кеше. Бу еллар эчендә алар үзләренең мәхәббәтен, йөрәкләренең яшьлеген һәм бер-берсенә адаллыгын саклый алдылар.
2023 елның 30 сентябрендә Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә Эдуард һәм Сирина Имаметдиновларны хөрмәтләү тантанасы узды, алар гаилә тормышының илле еллыгын билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
Петр Трофим улы белән Нина Сергей кызы Семеновлар алтмыш ел бергә яшәделәр, язмыш каршына иң каты таш - асылташ булып басып тордылар. Юбилярларны матур котлау Урмандәй авыл җирлеге тарафыннан Аксубай муниципаль районының ГХАТ бүлеге һәм авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә оештырылды, алар ир белән хатынны чуаш җырлары һәм йолалары белән сөендерделәр.
2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Республикабызда бик күп халыклар яши. Аларның һәркайсысында кабатланмас, оригиналь йола, гореф-гадәтләр сакланып калган.
Мөслим районында элеккедән калган йолалар бүгенге көнгәчә бик әйбәт, тулы килеш сакланганнар. Һәрбер үткән татар туе әлеге йолаларга нигезләнеп уздырыла.
Искиткеч яшь парлар «Туган тел матурлыгы өчен» СЖР акциясе кысаларында уздырыла торган халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгына багышланган "Ватан, дуслык һәм мәхәббәт турында" шигъри марафонга кушылды.