Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә өлкәннәр көне

2023 елның 6 октябре, җомга

2023 елның 6 октябрендә, өлкән яшьтәгеләр декадасында, Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, традицион рәвештә, чәй эчеп, ГХАТ органнарында эшләгәннән соң лаеклы ялга чыккан пенсионерлар белән очрашу узды.

ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве, электрон хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләде. Күпьеллык хезмәте өчен зур рәхмәт белдерде, бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек теләде һәм аларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International