5 октябрьдә Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдус кызы булды. Визитның максаты: «туучылар санын арттыру факторы буларак буыннар арасындагы интеракцияләрне» социологик тикшерү, ул ата-аналарның һәм өлкән буын вәкилләренең яшьләрнең бала табуга әзерлегенә йогынтысын өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Очрашу социаль блок вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында узды. Чүпрәле районы демография фәнни үзәге мәгълүматлары белән таныштылар, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынды.