Арча районы ГХАТ бүлеге тарафыннан агымдагы елның 9 аена йомгак ясалды

2023 елның 6 октябре, җомга

Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 елда 162 бала тууы теркәлгән. Алар арасында күбрәк кызлар – 84, малайлар - 78.

Популяр ир-ат исемнәре: Аяз, Камил, Ранэль, Сәмир һәм Эмиль. Хатын-кыз исемнәре ешрак Амалия, Әдилә, Әминә, Зәлинә, Зәринә, Мәдинә һәм Раяна кулланылган.

Иң оригиналь ата-аналар үз балаларына бик сирәк исемнәр бирделәр. Мәсәлән, Арсен, Маркел, Мирослав, Данис, Айсель, Индира, Илфинә, Тамина, Хәят һәм Жасмин дөньяга килгәннәр.

Әниләр һәм әтиләр ешрак 31-35 яшьләрдә. Иң өлкән әтигә 57 яшь, иң яшенә 19 яшь. Иң яшь әнигә 19 яшь, иң олысына 41 яшь.

2023 елның 9 аенда 217 пар гаилә төзеде. Аларның 25е милләтара никахка кергән. Алар арасында татар һәм гарәп, корея һәм рус, татар һәм бурят. Шулай ук Арча районында яшәүчеләр әзәрбәйҗан, башкорт, казах, таҗик һәм үзбәк милләтле гражданнары белән никахларын теркәгәннәр.

Быел иң өлкән кияү-66 яшьлек, иң өлкән кәләш -63 яшьлек.

Иң яшь яңа өйләнешүчеләр 19 яшьлек кияү һәм 17 яшьлек кәләш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International