Бу көнне район Мәдәният сараена Өлкәннәр көненә багышланган концертка авыллардан, Әгерҗедән абый-апалар җыелды. Күз тимәсен әле үзләренә! Яшьләре җитмешкә, сиксәнгә җитсә дә, күңелләре яшь, йөзләрендә елмаю аларның.
Сәхнә түренә 45, 50, 55 ел парлы гомер кичерүче Тәбәрледән Гамир–Фәнзилә Гомәровлар, Красный бордан Вячеслав–Татьяна Львовлар, Әгерҗедән Александр–Надежда Поносовлар да чакырылып, бүләкләүләргә лаек булдылар.
Концерт вакытында да Ленар Фәрит улы:
– Сезнең һәрберегез авыр, әмма кызыклы һәм бай тормыш юлы узды. Кечкенә Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына, үсеп килүче буынны әхлакый, хезмәт һәм патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Казанышларыгызга, актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз, сездән үрнәк алабыз, – дип рәхмәт сүзләре җиткерде.