Сәмигуллинар гаиләсе алтын юбилеен уздыра

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында узган Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмнең иң күркәм бизәге булып Мамадыш районының Түбән Шүләнгер авыл җирлегендә гомер итүче Сәмигуллинар булды. Тышкы яктан гына түгел күңелләре белән дә матур алар. Әйтергә кирәк, дә ярты гасырлык гаилә тарихлары үзләре кебек гүзәл.

Роберт Әхәт улы һәм Кадрия Мулланур кызы бер урамда яшәгәннәр, бер-берсен балачактан ук белгәннәр. Әмма нәкъ менә армиядән кайткач, яшь Роберт күршесенең үз тормышын бәйләргә теләгән кеше икәнен аңлаган. Самигуллиннар өчен көз - елның иң яраткан сезоны, чөнки алар алтын көз айларында гаилә корганнар.

Кадрия Муллануровна почтада эшләп лаеклы ялга чыга, Роберт Ахатович гомере буе күмәк хуҗалыкта шофер булып эшли. Бер-бер артлы җиде бала тәрбияләп үстерәләр. - 4 малай, 3 кыз. Бүгенге көндә алар 10 оныкның, 1 оныкчыкның бәхетле әти-әнисе.

Алтын кәләшебез яратып кроссвордлар чишә, бәйли, балалар кайтуына өстәл тутырып тәм-том әзерли. Роберт ага конгә икешәр тапкыр балыкка тошеп менә, бакча тәрбияли, ди сөйгән яры турында Кәдрия апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International