Мамадыш туйларының 20% тан артыгы көз айларына туры килә. ГХАТның Мамадыш бүлегенең сентябрь ае нәтиҗәләре буенча, көзнең беренче аенда 12 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган. Сентябрьнең иң яшь кәләшенә 20 яшь, киявенә 24 яшь тулган. Иң өлкән кәләшкә 61 яшь, ә кияүгә 58 яшь тулды.
Көзге парлар көз айларын никахлашу өчен сайлауларының сәбәбе белән уртаклаштылар: табигатьнең матур төсләре уникаль туй фотосессияләре ясарга мөмкинлек тудыра, ди алар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мамадыш районы үзенең табигый ландшафты белән һәм табигатенең матурлыгы белән аеруча кыйммәтле. Шәһәрдә бик күп матур һәм атмосфералы көзге локацияләрне табарга мөмкин: фестиваль аланы, Вятка ярлары, шәһәр парклары һәм шәһәр читендәге урманнар.
Никахлашу турында теркәлүләр журналы буенча, октябрь аена уннан артык гариза кабул ителгән. Шулай ук ноябрь аена актив рәвештә бронь башкарыла. Исегезгә төшерәбез, никахлашу турында гаризаны теләгән көннән ким дигәндә бер ай алдан бирергә мөмкин.