Зәй районында күп балалы гаиләдә алтынчы бала туды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Әти-әниләр өчен балалар-тормыш чәчәкләре. Улың туса –киләчәктә ил саклаучы, кызың туса –бәхет шатлык китерүче. Күп балалы Коханевич Руслан Александр улы һәм Анастасия Валерий кызы гаиләсендә 2023 елның 16 сентябрь көнне алтынчы бала туды. Сабыйга – Есения дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Валишина бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Рәисе Минниханов Р.Н. исеменнән котлау открыткасын тапшырды. Коханевич гаиләсе - Зәй районының күпләр үрнәк алырлык бәхетле һәм күп балалы гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International