ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Иң кечкенә бала 640, ә иң зуры – 5020 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 43 яшь.


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Муниципаль хезмәткәрләрнең  биләгән вазифаларына туры килүләрен ачыклау максатыннан 2017 елның 7 декабрендә Чистайда чираттагы аттестация үткәрелде. Анда ЗАГС бүлеге хезмәткәре Гөлия Мамакова уңышлы катнашты.

  7 нче декабрьдә Менделеевск шәһәрендә яшәүче Евдокия Иванова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.  Бу истәлекле датаны юбиляр туганнары һәм дуслары  белән бәйрәм итте. Евдокия Фёдор кызына сугыш башланганда 14 яшь була.   Хатын-кыз өлешенә тигән  һәр яхшылыкка сөенә белеп , сугыш һәм сугыштан соңгы  авыр елларны ул  эшләп үткәрә. Аны котларга күп санлы туганннары һәм район  җитәкчелеге килде.

1 декабрьдә Халыкара Инвалидлар көненә багышлап инвалидар Декадасы башланды. 7 декабрь көнне Лениногорск шәһәре Балалар думасы активистлары һәм ГХАТ бүлеге белгечләре белән бергә "Җан җылысын саклап" дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Бу кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән эшчеләр катнашты. Бик ямьле атмосфера эчендә, кайнар чәйләр артында алар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп, укылган китаплары турында фикер алмашып, аралашып узды бу кичә.

1957 елның 7 декабрендә  Айбаш авыл советында Хамидуллин Акрам Габдулла улының һәм Нурания Галлям кызының никахлары теркәлә, алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта 7 оныкларына һәм 6 оныкларының балаларына сөенеп яшиләр. Җирле колхозда хезмәт куйдылар. Хамидуллиннарның гаиләсе тирә-юньдәгеләр арасында абруйга лаек

               2017 еның 7 декабрендә Мамадыш районы ГХАТ булегендә Шәрифуллиннар гаиләсендә  4 нче бала туу очрагын теркәделәр.Аларның гаиләсендә инде бер кыз һәм ике малайлары бар. Яңа туган сабыйга Бәхтияр дип исем куштылар.

“Бәхтияр” исеме борынгы фарсы теленнән “бәхетле” дип тәрҗемә ителә.

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә унике сәгатьтән егерме сәгатькә кадәр  Бөтенроссия гражданнар кабул итү көне уза.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә кабул итү 420021, Казан шәһәре, Әхтәмов урамы, 14 нче йорт адресы буенча узачак.

Бәхетле гаилә тормышының нигезен юбилярлар гафу итә белү һәм бер-береңә юл куюда дип саныйлар.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Самия- Шәймәрдановлар гаиләсендә бишенче бала

     Дәрестә, 6 декабрьдә  яшь гаилә коручы парлар,  бәхетле гаилә кору, гаилә мөнәсәбәтләре хакында сойләштеләр.  "Ышаныч" үзәге психологы бер-беребенне анлау, хормәт иту, бер-беренне ишеткәндә генә гаиләдә яхшы монәсәбәтләр булганын анлатты.  Гаилә мөнәсәбәтләре яхшы һәм нык булсын очен алар өстендә даими рәвештә ике кеше эшәләргә тиеш. Кыскасы, яшьләргә файдалы мәгълүматны җиткерергә тырыштылар.

    Теләүчеләрне бу дәресләргә Идел буе ГХАТ бүлегендә котеп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International