Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 435 сабый теркәлде: 223 малай һәм 212 кыз.

2017 елның 8 декабре, җомга

Иң кечкенә бала 640, ә иң зуры – 5020 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 43 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр : Александр, Егор, Азалия, Ясмина, Асель, Кирилл, Марат, Ляйсан, Сабина, Риана, Карим; иң сирәк исемнәр: : Адам, Мелисса, Данелия, Лев, Архип, Самия, Евангелина, Рамиля, Эсмира, Соломия, Алания, Ивана, Аглая, Раида, Ришат.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 163 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь кияүгә 20 ел, каләшкә – 18,  иң олы кияүгә – 63, каләшкә – 53 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International