2017 еның 7 декабрендә Мамадыш районы ГХАТ булегендә Шәрифуллиннар гаиләсендә 4 нче бала туу очрагын теркәделәр.Аларның гаиләсендә инде бер кыз һәм ике малайлары бар. Яңа туган сабыйга Бәхтияр дип исем куштылар.
“Бәхтияр” исеме борынгы фарсы теленнән “бәхетле” дип тәрҗемә ителә.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Ахмәтшина бәхетле әти-әнине балалары туу белән котлады, аларга беренче документлары – туу турында таныклык тапшырды.
Яңа туган бала әти –әнисенә бары матур hәм бәхетле мизгелләр генә алып килер дип ышанып каласы килә.