Бәхетле гаилә тормышының нигезен юбилярлар гафу итә белү һәм бер-береңә юл куюда дип саныйлар.
Ренад Имамович һәм Лузия Загрутдиновна 1967 нче елның 2 декабрендә никахларын теркиләр. Бер кыз, бер ул тәрбияләп устерәләр. Юбилярларның дүрт оныклары, бер оныкчыклары бар.
Ренад Имамович - ветеренария фәннәре кандидаты, ветеринария фәнни-тикшеренү институтының яшерен лабораториясендә 30 ел хезмәт куя, аннары гражданнар оборонасы буенча поликлиникада белгеч вазифасын башкара. Гомуми хезмәт стажы 56ел тәшкил итә.
Лузия Загрутдиновна - сәламәтлек саклау оешмасы, функциональ диагностикалау һәм терапия буенча югары категорияле табиб, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Бауман халык депутатлары Советы депутаты булып та сайлана. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты, "Казанга лаеклы хезмәте өчен" 1 дәрәҗә аерым хөрмәтләү Билгесе белән бүләкләнә. Шәһәрнең халык сәламәтлеген саклауга 50 ел хезмәт иткән. Фәйзуллиннар нәселенең гомуми медицина стажы 150 ел тәшкил итә!