1 декабрьдә Халыкара Инвалидлар көненә багышлап инвалидар Декадасы башланды. 7 декабрь көнне Лениногорск шәһәре Балалар думасы активистлары һәм ГХАТ бүлеге белгечләре белән бергә "Җан җылысын саклап" дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Бу кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән эшчеләр катнашты. Бик ямьле атмосфера эчендә, кайнар чәйләр артында алар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп, укылган китаплары турында фикер алмашып, аралашып узды бу кичә.
Алга таба да, тормышның ачы яклары булуыннан төшенкелеккә бирелмичә тулы тормышта яшәүчеләребез белән очрашулар булуына ышанып калабыз.