ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 11 декабрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында «Гаилә» электив курсы кысаларында бу елда соңгы дәрес узды. Никахлашу Сараена нефть химиясе һәм нефть эшкәртү Көллият студентлары килделәр.


10
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Декабрь аенда Минзәлә районы Воровский поселогында яшәүче Легошина Нина Матвей  кызын 90 яшьлек  юбилеен илгеләп үтте.Аны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин,  районның социаль яклау  бүлеге мөдире  Мясникова Татьяна  килделәр. Юбилярга  РФ  Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кайбыч муниципаль районы Ябалак авыл җирлеге башкарма Комитеты секретаре Чулпан Камалиева гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве уздыру өлкәсе үсешенә керткән лаеклы өлеше һәм намуслы хезмәте, шулай ук Россиядә ЗАГС органнары барлыкка килүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

 Кайбыч муниципаль районы Мәлки авыл җирлеге башкарма Комитеты секретаре Альбина Шпакова гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве уздыру өлкәсендә куйган намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм Россиядә ЗАГС органнары барлыкка килүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Сиңа көзгегә караган сыман карыйм» дип исемләнгән игезәкләр конкурсы безнең муниципаль районында беренче тапкыр үткәрелде.

Ул 10 декабрьдә Луч мәдәният йорты базасында үтте.

Азнакай муниципаль районында инвалидларга  багышланган  ункөнлек  үтеп китте.  Игелекле эшкә хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, шәхси затлар үзләреннән өлеш керттеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  дә бу игелекле эштән битараф калмадылар, актив катнаштылар. Район күләмендә оештырылган, хәйрия марафонында   шәхси өлеш – беркөнлек хезмәт хакы кертелде. Шулай ук безнең инвалид бала Хафизова Гөлнараның  хыялы тормышка ашты – ул бүләккә яраткан уенчыклар һәм яңа ел тәм-томнары алды.


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

9 декабрьдә халык-ара коррупциягә каршы көрәш көне унаеннан Идел буе районы ГХАТ бүлегендә акция узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу конне ГХАТ булегенә морэжәгать иткән барлык кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Исегезгә төшерәбез, БМО Генассамблеясы бу көнне коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итте.

2017 елның 09 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен, "Булачак гаилә "Юнона" мәктәбе" программасы кысаларында дәрес узды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2017 елның 11 нче игезәкләре тууы теркәлде. Кирилл белән Елена Павловлар берьюлы ике нәнинең әти-әнисе булдылар. Якты дөньяга беренче булып 2370 гр авырлыкта, 50 см озынлыкта Валерий туды. Бер минут аерма белән дөньяга 2333 гр авырлыкта, 50 см озынлыкта Александр туды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре балаларга иң беренче документларын – туу турындагы таныклыкларын тапшыру тантанасында әти-әнине ихластан тәбрик итте.


8
декабрь, 2017 ел
җомга

16 пар өчен Марш Мендельсоны яңгырады.Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International