Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2017 елның 11 нче игезәкләре тууы теркәлде. Кирилл белән Елена Павловлар берьюлы ике нәнинең әти-әнисе булдылар. Якты дөньяга беренче булып 2370 гр авырлыкта, 50 см озынлыкта Валерий туды. Бер минут аерма белән дөньяга 2333 гр авырлыкта, 50 см озынлыкта Александр туды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре балаларга иң беренче документларын – туу турындагы таныклыкларын тапшыру тантанасында әти-әнине ихластан тәбрик итте.