ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бу көн - Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. 1993 елның нәкъ шушы көнендә бөтен халык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә, ә инде 1994 елдан башлап Россия президенты указы нигезендә 12 нче декабрь бәйрәм көне булып билгеләп үтелә башлый.

12 декабрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның жиденче пар  игезәкләр  тууы теркәлде.  Әти - әни бәләкәчләргә Риваль һәм Риналь  дигән исемнәр бирделәр. 

Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Россия Федерациясе конституциясе көне алдыннан яшь парларны бәйрәм белән котладылар.

Тантана вакытында бүлек белгече Айгөл Замалдинова һәр яшь парга суверенитет, бәйсезлек һәм көч бөек дәүләт – Россиянең көче билгесен "Триколор" тасмасын тапшырды.

12 нче декабрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә   14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.

Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортларын саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде.

Түбән Камада "Кыш бабай бул!" медиахолдинг НТР хәйрия акциясе старт алды. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен,  яңа ел бүләкләрен барлык телүчеләр алып килә ала. Кыш бабай капчыгында беренче бүләкләр дә бар: уенчыклар һәм балалар әдәбияты.

    2017 елның 12 декабрь  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 3600 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Галиевларның яшь гаиләсе иреште.

    Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

Алабугада 12 декабрьдә “Шәфкатьлелек” марафоны булып узды. Марафон ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга багышланган иде. Районның барлык җитәкчеләре, шул исәптән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева да марафонда катнашты.

Россия Конституция көнен азнакайлылар 13 яшь Россия гражданнарына паспорт тапшыру тантанасында билгеләп үттеләр. Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель  һәм Татарстан Республикасының Азнакай районы буенча федераль миграция  бүлек идарәсенең җитәкчесе Марданшина Эльвира егетләр һәм кызларга тормыштагы төп документ – паспорт тапшырдылар.

Быел 12 декабрьдә Азнакай районы ГХАТ бүлегендә 575 бала теркәлде. Һәм бу көнне, тантаналы рәвештә, яңа туган балаларның ата-аналарына туу турында таныклыкны ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана тапшырды.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Күп еллар дәвамында хатын-кыз иң әүвәл гаилә учагын саклаучы булып торса, хәзерге заманада исә ул - эшмәкәр, җитәкче, хезмәткәр. Азнакай районында җитәкче постларның да  яртысын гүзәл затлар тәшкил итә. Моннан тыш, 27 авыл биләмәсенең 16  сында башлыклар - хатын-кызлар. Декабрь башында узган район хатын-кызлар конференция эшендә әгъзалар, җәмәгать оешмалар вәкилләре, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International