Бу көн - Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. 1993 елның нәкъ шушы көнендә бөтен халык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә, ә инде 1994 елдан башлап Россия президенты указы нигезендә 12 нче декабрь бәйрәм көне булып билгеләп үтелә башлый. Тантананы сәлам сүзе белән районның башкарма комитеты социаль сораулар буенча җитәкчесе урынбасары Владимир Друк башлап җибәрде. Ул тантана барышында райондагы 16 иң сәләтле укучыга Лениногорск муниципаль районы Башлыгы стипендиясе тапшырды. Шулай ук тантанада шәһәребез һәм район укучыларына Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Моның өчен федераль-миграцион хезмәт идарәсе бүлеге җитәкчесе Лилия Юнысова чакырылды. Ул укучыларны котлап аларның дәүләт документларын тапшырды. Шулай ук, котлау сүзләре белән Лениногорск районының халык хокукларын яклау буенча иҗтимагый ярдәмчесе Людмила Наумова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова чыгыш ясады.