Россия Конституция көнен азнакайлылар 13 яшь Россия гражданнарына паспорт тапшыру тантанасында билгеләп үттеләр. Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель һәм Татарстан Республикасының Азнакай районы буенча федераль миграция бүлек идарәсенең җитәкчесе Марданшина Эльвира егетләр һәм кызларга тормыштагы төп документ – паспорт тапшырдылар. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш билгече, паспорт турында тарихы мәгълүмәтләр турында сөйләде. Мондый истәлекле көн яшь Россия гражданнарының күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр. Чара, дулкынландыргыч вакыйга, - яшь Россия Федерациясе гражданнарының анты белән тәмамланды.