Бала тудыру бүлегендә тантана

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Быел 12 декабрьдә Азнакай районы ГХАТ бүлегендә 575 бала теркәлде. Һәм бу көнне, тантаналы рәвештә, яңа туган балаларның ата-аналарына туу турында таныклыкны ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана тапшырды. Төхбәтуллинар гаиләсендә, икенче бала булып Мәдинә исемле кыз туды, ә Гәрәйшиннар гаиләсендә Алина белән Румия апаларына Рузил исемле энеләрен алып кайттылар. Бу гаиләләрне котларга дип туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International