Тормыш тоткасы хатын-кыз кулында

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Күп еллар дәвамында хатын-кыз иң әүвәл гаилә учагын саклаучы булып торса, хәзерге заманада исә ул - эшмәкәр, җитәкче, хезмәткәр. Азнакай районында җитәкче постларның да  яртысын гүзәл затлар тәшкил итә. Моннан тыш, 27 авыл биләмәсенең 16  сында башлыклар - хатын-кызлар. Декабрь башында узган район хатын-кызлар конференция эшендә әгъзалар, җәмәгать оешмалар вәкилләре, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Чыгыш ясаучылар үз тәҗрибәләре белән, яңа идеялар белән уртаклаштылар. Конференциядә "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының рәисе бурычын ГХАТ бүлеге мөдире Элфинур Хәйретдиновага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International