Декабрь аенда Минзәлә районы Воровский поселогында яшәүче Легошина Нина Матвей кызын 90 яшьлек юбилеен илгеләп үтте.Аны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин, районның социаль яклау бүлеге мөдире Мясникова Татьяна килделәр. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.