«Сиңа көзгегә караган сыман карыйм» дип исемләнгән игезәкләр конкурсы безнең муниципаль районында беренче тапкыр үткәрелде.
Ул 10 декабрьдә Луч мәдәният йорты базасында үтте.
Конкурста районыбызның алты авылыннан җиде пар игезәк кыз һәм малай катнашты. Алар барысы да төрле яшьтә һәм һәрберсе өчен яшенә карап биремнәр каралды. Игезәкләр «Без барысын да урталай бүләбез» визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, «Дөрес җаваплар күбрәк – игезәкләрнең серләре юк» дигән сораштыру сорауларына җавап бирделәр, «Талант х 2» иҗади конкурста катнаштылар.
Барлык парлар билгеле номинацияләрдә билгеләп үтелделәр. «Иң зирәкләр» дип - игезәкләр Анна һәм Данил Агеевлар, «Иң сөйкемлеләр» – игезәкләр Яна һәм Артем Акмановлар (парларның икесе дә Бахта авылыннан), «Иң дуслар» - игезәкләр Полина һәм Яна Жеребенкиналар (Йолдыз) дип табылдылар. Жюри фикере буенча, «Иң креативлар» игезәкләр Илнара һәм Илмира Сатыбалдыевалар (Каргалы) булып чыктылар.
«Иң охшашлар» номинациясендә игезәкләр Ирина һәм Анастасия Ададуровалар (Луч) җиңү яуладылар, «Иң мөлаемнар» номинациясендә игезәкләр Милана һәм Милена Казаковалар (Александровка) билгеләп үтелделәр. Игезәкләр Солтан һәм Илдан Сафиннар (Татар Талкышы) «Иң талантлы» балалар дип табылдылар.
Нәкъ менә шушы сәләтле малайлар – бертуганнар «Сиңа көзгегә караган сыман карыйм» дип исемләнгән игезәкләр конкурсының абсолют җиңүчеләре булдылар. Кыз туганнар Сатыбалдыевалар – II дәрәҗә, кыз туганнар Ададуровалар III дәрәҗә лауреат булдылар.
Чыннан да, бик кызыклы һәм мавыктыргыч чара, ул оештыручыларга һәм катнашучыларга карата хаклы рәвештә мактау сүзләренә лаек.