"Без бергә коррупциягә каршы!" Идел буе районы ГХАТ бүлегендә акция узды

2017 елның 9 декабре, шимбә

9 декабрьдә халык-ара коррупциягә каршы көрәш көне унаеннан Идел буе районы ГХАТ бүлегендә акция узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу конне ГХАТ булегенә морэжәгать иткән барлык кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Исегезгә төшерәбез, БМО Генассамблеясы бу көнне коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итте. Россия беренчеләрдән булып конвенциягә имза салды. Акциядә ГХАТ бүлегендә булган яшь парлар, туу турында таныклык  алучы бәхетле ата-аналар, өлкән кешеләр катнашты. Әйтергә кирәк, барысы да бик кызыксынып һәм бик теләп катнаштылар. Барлык килүчеләргә махсус белешмә тапшырылды. Белешмәдә халык өчен коррупция белән көрәш мәсьәләләре анлатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International