7 нче декабрьдә Менделеевск шәһәрендә яшәүче Евдокия Иванова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бу истәлекле датаны юбиляр туганнары һәм дуслары белән бәйрәм итте. Евдокия Фёдор кызына сугыш башланганда 14 яшь була. Хатын-кыз өлешенә тигән һәр яхшылыкка сөенә белеп , сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны ул эшләп үткәрә. Аны котларга күп санлы туганннары һәм район җитәкчелеге килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роберт Искәндәров юбилярга җылы теләкләрен җиткерде. Рәсәй Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Валерий Чершинцевтан истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме - Евдокия Фёдор кызы өчен куанычлы көтелмәгән бүләк булды. Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина белән “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова да тәбрикләүләргә кушылдылар. Алар гомер бәйрәмен билгеләп үтүчегә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм күңел көрлеге теләделәр. Евдокия Иванова бакчада эшләргә һәм туганнары белән аралашырга ярата. Ул биш бала тәрбияләп үстергән, унбер оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.